Һәлак булганнарга һәйкәл, исәннәргә – мирас (6+)

5 май көнне, Җиңү бәйрәме алдыннан, Боровецкий бульварында микрорайонда яшәүчеләр 17 нче санлы китапханә оештырган китап десанты белән очрашты.  

Новость
IMG-20220505-WA0007
IMG_20220505_133733
IMG_20220505_133534
IMG_20220505_131923

Чарада катнашучылар совет халкына Бөек Ватан сугышында җиңүнең нинди авырлыклар бәрабәренә килүе, фронтта һәм тылда массакүләм каһарманлык, тиңдәшсез батырлык турында белде. Балаларны аеруча китапханәченең өлкәннәр белән бер сафта тормышны яраткан, һәр туар көнгә куанып яшәгән, әмма болытсыз балачакларына рәхимсез сугыш үтеп кергән балалар, аларның яшьтәшләре дә көрәшүе турында сөйләгәннәре зур тәэсирләр тудырды. Чарага килүчеләр Марат Казей, Зина Портнова, Леня Голиков, Лара Михеенко кебек яшь геройлар белән танышты. Аларны фашизмны җиңүгә үз гомерләрен дә кызганмаган сугыш чоры балалары язмышы тетрәндерде. Укучылар үзләренең яраткан шигырьләрен башкарды, Бөек сугышта һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Барлык катнашучылар да ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы, сугышчан дан-шөһрәте символы Георгий тасмасын алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: